Найти тему
Тюлячи Информ

Бүген- хезмәткәрләр, иртәгә - җитәкчеләр

Санитар-экологик икеайлык уңаеннан, районда өмәләр башланды. Мәсәлән, бүген Теләченең үзәк урамында “Җомга өмәсе” үткәрелде.

Өмә барышында оешма-предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләр Ленин урамын  кыштан калган чүп-чардан,  ком-туфрактан  арындырдылар. 

-2

Теләче авылы авылы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Шәмәрданов әйтүенчә, өмәдә барлыгы 25 кеше катнашкан.

-3

Өмәдә килүчеләр чүп-чар, ком-туфрак җыеп бару өчен трактор белән тәэмин ителгән.
20 апрель көнне район хакимияте  бнасы янәшәсендә узачак “Шимбә өмәсе”ндә җитәкчеләр катнашачак.


 Фәнил Гаязов фоторепортажы.
Фәнил Гаязов фоторепортажы.