Найти тему
Тюлячи Информ

Яшьтән өйрәнеп үсәләр

26 апрель көнне Шәтке ура мәктәбе базасында “Безнең әйләнә-тирә” дип исемләнгән I республикакүләм фәнни-гамәли экологик конференция булып үтте.

Конференцияне тантаналы шартларда мәктәп директоры Александр Ибушев  ачып җибәрде. Конференцияне ачу тантанасында  Казан федераль университетының географик һәм экологик белем  бирү буенча теория һәм методика өлкән укытучысы Марат Вәлиев, рус географиясе җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары  Андрей Агарков һәм район мәгариф бүлеге методисты Гүзәлия Нигъмәтҗановалар катнашты һәм чыгыш ясады.
Фәнн-гамәли конференциядә катнашучылар  “Экология һәм җирне рациональ файдалану” Экология һәм төгәл фәннәр”,  Экология һәм туган якны өйрәнү, Экология һәм гуманитар фәннәр” дип исемләнгән секцияләргә  бүленеп эшләделәр, биредә алар гыйнвар аенда ук җибәрелгән проектларын якладылар.
Азактан секцияләрдә җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Болар һәм конференциянең ничек узуы турында сез “Теләче” газетасының киләсе саныннан укуып белә аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов тексты һәм фотолары.