17 апрель көнне Казан дәүләт аграр университетында Яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы үтте.
Теләче урта мәктәбе укучысы Давлетшин Ильназ республика олимпиадасында катнашты һәм III урынны яулады. Яшь уйлап табучы Ильназны олимпиадага технология укытучысы К.Г. Тимерханов әзерләде. Зур җиңүләрегез белән котлыйбыз.