Теләче авылының беренче номерлы балалар бакчасында сабыйларга экологик тәрбия бирү буенча планлы эш алып барыла.
Шөгыльләрне табигать, экскурссия белән бәйләп алып баралар икән. Табигать кочагына экскурссиягә чыкканда балалар махсус пакетлар, перчатка алып чыгып чүпләрне җыя.
Бакча коллективы әлеге эшкә әти-әниләрне дә тарткан. Тотылган батарейка җыюда, маклатура тапшыруда, сыерчык оялары, кошларга җимлек ясауда алар актив катнаша. “Аленушка” бакчасы ел саен “ЭкоВесна” бәйгесендә дә теләп катнаша.
11 апрель көнне бакчада кошлар көнен билгеләп уздылар. Бакчага йөрүче сабыйлар көче белән “Планетаны чүп-чардан саклыйбыз” дип исемләнгән күргәзмә оештырылган.
Чарада район мәгариф бүлеге методисты Анна Сәетова, ТР Экология һәм табигый ресупслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов катнашты. Кунаклар игътибарына өлкәннәр группасына йөрүчеләр “Урман дуслары” дип исемләнгән театраль күренеш тәкъдим итте. Балалар ялгыш туп тибеп, йокысыннан уяткан аюдан гафу үтенде, тиенгә чишмә янын чүп-чардан арындырырга ярдәм итте. Капкынга аягы төшкән бүрене коткардылар. Канаты каерылган карганы, куянны Айболит дәвалады. Театраль күренеш ахырында балалар җәнлекләргә урман кагыйдәләрен үтәргә, агачларны сындырмаска, чүп-чар калдырмаска, учак якмаска, кош ояларына кагылмаска, бөҗәкләрне рәнҗетмәскә вәгъдә бирде.
Тулырак" Теләче" газетасыннан укый аласыз.