Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Йомгаклау уеннары узды

7 апрель көнне "Теләче-Арена" Боз сараенда авыл җирлекләре арасында "Теләче хоккей лигасы" Күчмә Кубогына ир-егетләр арасында Теләче хоккей лигасының йомгаклау уеннары булып үтте.

Кыш буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта беренче урынга Теләче авыл җирлеге командасы лаек булды һәм Күчмә Кубок белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урыннарга Шәтке белән Иске Җөри авыл җирлекләре командалары лаек булды. Призлы урынны яулаган командалар Мактау грамоталары, медальләр, сертификатлар (Казанда спорт инвентарьлары сатып алу өчен бирелә) белән бүләкләнде.

-2

Уенда баш хөкемдар Фиданур Мөбәрәкшин белән белән төп сәркатип Фидәил Нурсәетов хөкемддарлык итте.

  Җиңүче командаларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, муниципаль  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе  Илдар Гыйниятуллин, Теләче авыл җирлеге башкарма комтитеты җитәкчесе  Илдар Мараков котлады һәм хоккейчыларыбызга алдагы ярышларда уңышлар  имин бәйгеләр теләделәр.

-4