Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар
9 нчы май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар.
9 нчы май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән укучылар колоннасы, Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. “Бессмертный полк” акциясендә катнашып, укучылар үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләрен күтәреп бардылар.Бөек Ватан сугышчылары хөрмәтенә укучылар венок куйдылар. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас!