Буген районыбыз үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан зур чара узды.
9 Май - Җиргә халкыбыз өчен иң кадерле булган бәйрәмне – Җиңү көнен алып килгән көн.Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, бүген район үзәге Теләчедә традицион парад-митинг үткәрелде. Теләчелеләр, олысы-кечесе, яше-карты бәйрәм итрәсендә ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл батырларын искә алып, хөрмәтләп хәтер яңартырга үзәк урамга чыктылар.