8 май көнне районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы бертөркем механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатлары тапшырылды.
Әлеге рәсемнәрдә сез шундый күңелле мизгелләрне күрәсез. Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторлары Зөфәр Шәйхетдинов, Илсур Галиуллин һәм Рәшит Хәбиров аны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов кулыннан кабул итеп алды. Рәшит Хәбиров игеннәрне тукландыруда зур өлгерлек күрсәтсә, Зөфәр Шәйхетдинов белән Илсур Галиуллин чәчүдә зур тырышлык куеп эшлиләр. Ир-егетләрнең берсе төнлә чәчсә, икенчесе - көндез хезмәт куя. Алар куәтле “ДжонДир” тракторы һәм чәчкече белән эшли.
Фәнил Гязов тексты һәм фотолары.