Найти тему
Тюлячи Информ

Мөхәммәтхановлар булдыра

28 апрель көнне Арча шәһәрендә баянчылар һәм гармунчыларның Рамил Курамшин исемендәге төбәкара конкурсы булып үтте.

Анда район Сәнгать мәктәбе укытучысы Ильяс Ислам улы Сафиуллин җитәкчелегендә, Шәтке урта мәктәбе укучылары, бертуганнар - Айбулат, Айсаф һәм Альмир Мөхәммәтхановлар да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Айбулат - беренче, Айсаф - икенче дәрәҗә лауреат, Альмир икенче дәрәҗә  дипломант исеменә лаек булды. Конкурста катнашучыларга Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин җитәкчелегендәге жюри бәя бирде.
Алай гына түгел, бертуган Айбулат, Айсаф, Альмир Мөхәммәтхановлар һәм аларның әти-әниләре Гөлгенә белән Рафил 8 май көнне район мәдәният йортында узган мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны тәбрикләү тантанасында  балалар арасында үткәрелгән Без бергә” дип исемләнгән республикакүләм халык иҗаты сәнгать фестиваленең район этабында Гран-прига лаек булганнары өчен Диплом белән бүләкләнделәр.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.

-2
-3