7 май көнне район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтщ катнашучы өлкәннәр арасында уздырылган VII Республика “Балкыш” сәнгать фестиваленең район туры гала-концерты булып үтте.
Тамашаның Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп узган көннәрдә күрсәтелүе тикмәгә түгел. Концертта яңгыраган җырлар, шигырьләр изге сугышта һәлак булган бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган әби-апаларның якты рухына изге дога булып ирешсә иде. Инде аларның күбесе бу дөньяда юк.
Бу көнне район мәдәният йортына районыбыз авылларыннан дистәләрчә өлкәннәребез җыелган иде. Аларның чыгышы бер дә артистларныкыннан ким түгел. Субаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нардуган” халык фольклор ансамбле Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап “Сугыш елларында Пасханы бәйрәм итү” күренешен сәхнәләштергән иде. “Сударушки” вокаль ансамбле һәм башка өлкәннәребез “Комсомольцы добровольцы”, Үзәк бистәсеннән килгән кызлар вокаль ансамбле “Бәллүр чишмә”, Олы Мәтәскә авылыннан вокаль ансамбль “Татарстан таңнары” җырын башкарды. Өлкәннәр чыгышларын мәгънәле итеп, шул заман кешеләренә генә хас булган тыйнаклык белән күрсәттеләр. Гала-концертның барышы һәм анда катнашучыларның фикерләре турында сез тулырак “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов фоторепортажы.