5 май көнне Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә укучы балалар арасында Намаз уку бәйгесе булып үтте. Район мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелгән традицион бәйгедә малайлар һәм кызлар дүрт номинациядә көч сынаштылар.
Россия Ислам Университеты студентлары, “Яшьләр бистәсе” уку проекты вәкилләре Серих Сундетов (Казахстан), Эльчин Баладзе (Әзербайҗан), райондашларыбыз, Россия Ислам Университеты студенты Алинә Гафурова, Казан федераль унинверситеты студенты Эльвира Хәкимова һәм Теләче урта мәктәбе укучысы Язгөл Зарипова хөкемдарлык иткән бәйгедә йөзгә якын мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучы балалар, әти-әниләр һәм авыл имамнары катнашты. Алар 1-2, 3-4, 5-6 һәм 8-9 сыйныф аралыкларына бүленгән хәлдә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Моннан тыш, чара барышында алар өчен гомуми викторина да үткәрелде. азактан алдынгы урыннарга чыккан укучыларга Мактау грамоталары һәм катнашучыларга иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр таратылды.
Бәйгедә актив катнашкан өч балагаисә районыбызның имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тарафыннан Корьән китабы бүләк ителде.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.