Әлеге рәсемдә районыбызның “Сердәш” халык театры чыгышларын күрәсез. 29 апрель көнне алар Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклен тәкъдим итте.
Рольләрне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Галәвиева, Рафис Минһаҗев, үзешчән артистлар Илсур Шәйдуллин, Алена Шәмсиева, Равил Насыйбуллин, Фаягөл Имамиева, Гөлүсә Габделхакова һәм Фирдәвес Нәгыймова башкарды. Спектакльне сәхнәгә Фирдәвес Нәгыймова куйды.Үзешчән артистларыбызның чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
Азактан “Сердәш” халык театры артистларын премьера белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов һәлеге әлеге үзәкнең театр сәнгате буенча баш белгече, режиссер Рифат Миндубаев котлады һәм үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.