28-29 апрель көннәрендә район мәдәният йортында Шамил Закиров исемендәге Төбәкара театр коллективлары конкурсы узды.
Әлеге фоторепортажда сез Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы “Мизгелләр” татар халык театры чыгышын күрәсез. Алар ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри һәм тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” комедиясен тәкъдим иттеләр.
Ә районыбызның “Сердәш” халык театры бүген 18.00 сәгатьтә Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклен күрсәтәчәк.
Кадерле райондашлар, сезне әлеге спектакльне тамаша көлырга чакырып калабыз.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.