Яз тулысы белән хакимлек итә: тирә-як яшеллеккә күмелә, яңара. Төбәгебез биләмәләрен яшелләндерүгә һәр елдагыча әлмәтлеләр дә өлеш кертә. Агач утырту акциясендә бу юлы волонтерлар, башкарма комитет вәкилләре, оешма-предприятие, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Әлеге акция елга ике тапкыр - көз һәм яз уздырыла. Туктар авылында бу көнне бер гектар җир кишәрлегендә 4500 төп агач утыртылды. Узган ялларда агач үсентеләрен Туктар авылы янәшәсендәге урман полосасында утырттылар. Эшне җиңеләйтү өчен буразналар да сызылган, кораллар да җитәрлек әзерләнгән иде. Берничә елдан биредә корычагач һәм имәннәр шаулап үсәчәк. Урманчылар әлеге агачлар өчен туфракның уңдырышлы булуын әйтә. Яңгыры вакытында явып, кояшы да вакытында кыздырса, агачларның тернәкләнеп китәчәгендә шик юк. Поташ Аланы урманчылыгы мастеры Ирек Гыйбадуллин сүзләренә караганда, янәшәдәге урманда яшәүче пошилар кыш көннәрендә азык эзләп, агачларның кайрыларын кимерә, нәтиҗә буларак зыян күргән агачлар те