Найти в Дзене
"Идел" журналы

Рамазаннан соң эчәргә ярый?

Татарстан бабайлары һәм әбиләре республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан Рамазан аенда спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга чакырды. Президентка язган хатларында алар аракының тел, мәдәният, мораль кебек нәрсәләрнең юкка чыгаруына сәбәпче була һәм «халыкны сарык көтүенә әйләндерүче» фактор дип искәртә. Билгеле булганча, Рамазан ае быел 6 майда башлана. Шул турыда укыгач та, башка шунда ук төрле фикерләр килде. Әйе, спиртлы эчемлекләрне тыю бик яхшы булыр иде ул. Ләкин бу мөмкинме? Беренчедән, Татарстанда мөселманнар гына яшәми. Руслар, чувашлар, башкалар да бар бит әле бездә. Алар нишләрләр? Икенчедән, ярый, вак кына сәүдәгәрләрне аракы сатудан тыярсың да ди, ә “Магнит”, “Пятерочка”, башкалары белән нишләргә? Алар беркайчан да бу адымга бармаячак. Сер түгел, аракы, сыра – хәзерге кибетләр табышының шактый зур өлешен тәшкил итә. Ә бу кибетләр, дөресрәге, сәүдә челтәрләр табышка эшли, салым түли, республика казнасын да баета әле. Димәк, мондый карардан алар гына түгел, республика бюджеты д

Татарстан бабайлары һәм әбиләре республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан Рамазан аенда спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга чакырды. Президентка язган хатларында алар аракының тел, мәдәният, мораль кебек нәрсәләрнең юкка чыгаруына сәбәпче була һәм «халыкны сарык көтүенә әйләндерүче» фактор дип искәртә.

Билгеле булганча, Рамазан ае быел 6 майда башлана.

Шул турыда укыгач та, башка шунда ук төрле фикерләр килде.

Әйе, спиртлы эчемлекләрне тыю бик яхшы булыр иде ул. Ләкин бу мөмкинме? Беренчедән, Татарстанда мөселманнар гына яшәми. Руслар, чувашлар, башкалар да бар бит әле бездә. Алар нишләрләр? Икенчедән, ярый, вак кына сәүдәгәрләрне аракы сатудан тыярсың да ди, ә “Магнит”, “Пятерочка”, башкалары белән нишләргә? Алар беркайчан да бу адымга бармаячак. Сер түгел, аракы, сыра – хәзерге кибетләр табышының шактый зур өлешен тәшкил итә. Ә бу кибетләр, дөресрәге, сәүдә челтәрләр табышка эшли, салым түли, республика казнасын да баета әле. Димәк, мондый карардан алар гына түгел, республика бюджеты да зыян күрәчәк.

Ярый, бусы булды бер.

Күз алдына китерегез: Рамазан аенда аракы, пиво сатылмады, ди. Шуннан? Ураза гаете узуга ук икенче көнне аларны сата башласыннармы? Сата башладылар да, Ураза ае дип үзен тыеп килгән кеше, изге ай тәмамлануга эчә, исерә башласынмы? При чем монда Рамазан ае гына?

...Эчкән кеше эчәчәк. Эчмәгән кеше, эчми дә, алмый да аны.Үзен бераз гына мөселман дип санаучысы изге айда барыбер эчмәячәк...

Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?