Найти тему
Тюлячи Информ

Трактор иярләгән әби

5 апрель көнне Баландыш авылында яшәүче Бибисара Гобәйдуллинага 95 яшь тулды.

Юбилярны тантаналы шартларда район башкарма комитетыны  җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова, Баландыш авыл  җирлеге башлыгы  Рөстәм Мөхәммәтшин тәбрик итте.
 
  Сезне гомер бәйрәмегез белән  тәбрик итеп, саулык- сәламәтлек телибез.  Якыннарыгыз янәшәсендә  әле тагын бик күп еллар яшәргә яшәгез.  Аллабоерса йөз яшегездә дә очрашырга язсын. Һәрчак шулай кадер-хөрмәттә  торыгыз,- диде Азат Нурмөхәммәтов.
Юбилярны тантаналы шартларда район башкарма комитетыны җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова, Баландыш авыл җирлеге башлыгы  Рөстәм Мөхәммәтшин тәбрик итте.  Сезне гомер бәйрәмегез белән  тәбрик итеп, саулык- сәламәтлек телибез. Якыннарыгыз янәшәсендә  әле тагын бик күп еллар яшәргә яшәгез. Аллабоерса йөз яшегездә дә очрашырга язсын. Һәрчак шулай кадер-хөрмәттә торыгыз,- диде Азат Нурмөхәммәтов.

 Хезмәт ветераны, тыл  хезмәтчәне Бибисара әбигә кайларда гына эшләргә   туры килми. Тракторда да эшли,  үгез җигеп сука да сукалый, урман да  кисә. 
Хезмәт ветераны, тыл  хезмәтчәне Бибисара әбигә кайларда гына эшләргә  туры килми. Тракторда да эшли,  үгез җигеп сука да сукалый, урман да кисә. 
-4

Ындыр табагында да эшли. Фермада бозаулар да тәрбияли“Урман кискәндә бер кило чамасы черек бәрәңге бирә иделәр. Шуннан ипи сымак нәрсә пешереп ашадык.  Эшләмәгән эш калмады. Ятып йокларга да вакыт тимәде. Хәзер җәнәттә яшибез. Пенсия биреп торалар, яхшы, мул тормыш”,-диде ул.