Найти тему
Тюлячи Информ

Сайлау буенча укулар дэвам итэ

2019 – 2021 нче елларда узачак сайлауларга әзерлек максатыннан, бөтен республика буенча территория һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытулар бара.

2019 – 2021 нче елларда узачак сайлауларга әзерлек максатыннан, бөтен республика буенча территория һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытулар бара. Укыту буенча семинарлар Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылды. Республика буенча 21 меңнән артык кеше ә район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрәчәкләр. Районыбызда укулар “Батыр” спрткомплексында оештырылды һәм 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Укытучылар – 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында махсус программа буенча укып кайткан сайлау комисиия әгъзалары. Укыту буенча беренче семинарлар 1 нче һәм 2 нче апрель көннәрендә зур оешканлык белән узды.