Еллар аккан су кебек, узган да киткән. Тәлгать Нуриевның да туган нигез учагын саклап, туган төбәгендә хезмәттә кайнап яши башлаганына байтак еллар узган. Тыйнак, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Тәлгать абый биш балалы гаиләдә үсә. Балачагы яшел чирәмле Урта Мишә авылы урамында иптәшләре белән уйнап уза. Иске Җөри урта мәктәбен тәмамлагач, Казанда шоферлыкка укып, йөртү таныклыгы ала.
Хезмәт юлын ул “Баландыш” совхозында “Беларусь” тракторында эшләп башлый. Солдат хезмәтендә дә машина йөртә ул. Армиядән соң Түбән Кама шәһәренә автослесарь булып урнаша. Әтисе дә авырып киткәч, Тәлгать абый ике дә уйламый, туган ягына кайта. Хуҗалыкта аңа иске, тузган чылбырлы трактор бирәләр. Тәлгать абый техниканы сүтә, җыя, озаклап ремонтта тормый. 1991 елгы чылбырлы ДТ-75 тракторы, бүген генә заводтан кайткан кебек. Буялган, бар җире тәртиптә булган техника көн дә эштә. Тәлгать Нуриевның техникасына ел әйләнәсендә эш бетми. Кыш буе ферма торакларыннан тирес чыгара, юлларны кардан чистарта. Терлекчелек тармагында эшне җайга салып, бушаган арада, язгы кыр эшләре вакытында, дым каплатырга чыга. Азрак буш вакыты калса, кармакларын алып, Мишә елгасына юл тота. “Балык тотарга да, аны ашарга да яратам. Эләкмәсә, кибеттән алып кай
там”, - ди ул. Сәнгатькә дә гашыйк әле ул. Кулына гармун алырга, җырларга ярата. Урта Мишәдән Баландышка җәяү йөри икән. “Эшкә 15 минут эчендә килеп җитәм, сәламәтлек булганда, бернәрсәсе юк, бары файдага гына. Элек 20 чакрымны 4 сәгать уза идек. Ике авыл арасы нәрсә ул”, - ди. Әңгәмә барышында җир кешесе кайбер авылларның юкка чыгуына да борчылуын яшермәде. “Кибет булмаса, клуб ябылса, социаль объектлар бетсә, авыл өчен бик начар”, - диде, уй-фикерләре белән уртаклашып.
Гомер буе механизатор булып эшләгән Тәлгать абый туган ягына кайтканына үкенми. Аның өчен эш урыны, гаиләсендә көтеп торучы якыннары булу, бар нәрсәгә караганда, мөһимрәк. Сөйләшү барышында бер нәрсәдән дә зарланмады, уфтанмады. “Бар нәрсә җитә, сәламәтлек кирәк”, - дигән фикердә. Хуҗалыгында малтуар асрап, тормыш шартларын яхшыртучы Тәлгать абый, гомерен авылдан башка күз алдына да китерә алмый. “Авылда хәзер яшәргә бар шартлар, мөмкинлекләр дә бар. Булганына канәгать булыйк, табигатьнең матурлыгына соклана белик”, - ди ул. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе Миңненур апага терәк булып, бүген дә туганнарын бер нигезгә җыеп яши. Тәлгать абый гаиләсендә дә үрнәк әти, дәү әти һәм тормыш иптәше. Гөлназ апа белән ике кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар.
Эльмира КОТДУСОВА.
Автор фотосы.