Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Әзерлеккә бәя куяр чак җитте

Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә ремонтларга кирәклеген һәм механизатор яхшы белә.

Алар көзге кыр эшләре төгәлләнүгә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, кышкы саклауга куйган иде. Яз җиткәч, техниканы комплектладылар, янә бер кат күздән кичерделәр. Инде бу әзерлек эшләренә бәя куяр чак җитте. 

-2

Язгы кыр эшләрендә  катнашачак техниканы карау чараларының беренчесе 27 март көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында узды. 

-3

Ширкәтнең техника паркы каршындагы  мәйданга тәртипләп тезеп куелган трактор һәм арбаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге барланды һәм уңай яктан бәяләнде. “алан”ның тракторлары төзек хәлдә һәм күркәм кыяфәттә каршы алды безне. Авыл халкының тынгысызлыгы да шуннан күренә.  Эшкә китәсе бар, дип  ашыгып кына тора трактор йөртүчеләр.