Найти тему
Тюлячи Информ

Эшмәкәрләр киңәште

27 март көнне район хакимиятенең утырышлар залында район эшмәкәрләре катнашында киңәшмә узды.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов алып барды.  Киңәшмә барышында  «Һөнәри керемгә салым» буенча   10 номерлы районара салым инспекциясенең  күчмә тикшерүләр бүлеге начальнигы  Камил  Хәбибуллин  чыгыш ясады. Салым түләүчеләргә салым инспекциясе белән барлык исәпхисапларны "Минем салым" мобиль кушымтасын файдаланып, онлайн эш алып бару  уңайлы. “Әлеге кушымта салым инспекциясенә бармыйча да салым органнары белән барлык хезмәттәшлекне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Закон тарафыннан 10 мең сум күләмендә салым базасын киметү  каралган, ул теркәлгәннән соң ук мобиль кушымтада исәпләнәчәк һәм акрынлап салым түләү белән күчереләчәк: әгәр салым 4 % ставка буенча түләнә икән, ул керемнең 1% ын,  6 % ставка белән хисап кеременең 2% ын тәшкил итәчәк.   

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз