Найти тему
Тюлячи Информ

ҖИЛДӘН ҖИТЕЗ ЗӨЛФИЯ

Район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында элек лидерлык Субаш, Алан, Үзәк урта мәктәбе укучылары арасында барса, хәзер исә беренчелеккә район газ хуҗалыгы, Иске Җөри һәм Теләче урта мәктәпләре укытучылары һәм укучылары дәгъва кыла.

 Күреп белүебезчә, бүген чаңгы юлларында Теләче урта мәктәбе данын Рәсип Гатиятов, Рафил Хәкимов, Зөлфия Салихова кебек укытучылар һәм  Алия Шәймәрданова, апалысеңелле Зәринә һәм Фәдилә Фәтхуллина кебек укучылар яклый. Бүген сүзем әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы, танылган чаңгычы Зөлфия  Хәмзә кызы Салихова турында. Ул быелгы сезонның фавориткасы. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышларында ул үз яшьтәшләре арасында гел беренче килде. Районкүләм ярышлардан тыш, Зөлфиягә район данын яклап, республика ярышларында да катнашырга туры килә. Аларда да сынатмый, алдынгы урыннарны яулый тумышы белән Күкчә авылыннан булган ханым. Кайда гына чыгыш ясамасын, ул һәркайда матурлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә.

Тулырак "Теләче" газетсыннан укый аласыз.