Радик Сабиров авторлыгындагы "Утырдым да, уйладым"сериясен башлап җибәрәбез.
Эш белән теге яки бу авылга баргач, мөмкинлегем чыгуга, китапханәгә керергә тырышам. «Китапханәләр юк», «укырга китаплары юк» дигән фикер белән килешмим.
Авылларда китапханәләр бар. Эшкә җаваплы караган китапханәчеләрнең эш урыннары да эшләп тора. Алар шулай ук замана технологияләрен куллана, кулланырга мәҗбүр дә, чөнки, беренчедән, эшләгәнеңне күрсәтә белергә дә кирәк, аннан килеп, өстән дә шулай кушылган. Алдынгы технологияләр актив кулланылган төбәктә яшибез ич, моны, димәк ки, расларга да кирәк. Гадәттәгечә, шул ук мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре хисабына булса да.
«Халык басма матбугатны укымый» дигән фикер хөкем сөрә хәзер. Әйе, элеккеге еллар белән бүгенгене чагыштырып булмый. Чагыштырырга кирәкми дә. Һәр йортта диярлек компьютер, һәр кешедә диярлек интернетлы телефон-смартфон булганда, китап, басма матбугат укучылар саны кимү — табигый хәл.
Ләкин… Әнә шул китапханәләрдә йөргәндә, үзебезнең ширкәттә чыгучы журналларга, бигрәк тә, «Идел»гә күз төшерәм. Беләсезме, укыла алар! Кайдан чыгып әйтәмме? Чөнки тышлыклары таушалган, ертылганнары да шактый, ниндидер тап төшкәннәре дә очрый. Китапханәчеләр сөйләгәнчә, авыл халкы, чыннан да, өйләренә алып кайтып укыйлар икән аларны. «Идел»нең тышлыгы гына шундый түгел. «Казан утлары» да, «Сөембикә» дә, башкасы да шундый ук.
Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре авыл кешеләренең яңадан клубка чыга башлаулары, җыелыша, аралаша башлавы турында да сөйли. Әнә, Саба районында кем нинди китап укыган — шулар турында гәпләшеп утырырга, теге яки бу әдипкә, әсәргә «анализ» ясарга өйрәнеп киткәннәр.
…Хәтерләсәгез, «Санта-Барбара»лар күрсәтелә башлагач, халык дәррәү кубып телевизор экраннарына ябышты. Аннан китте башка сериаллар, үзебезнекеләр дә мавыктыргыч сериаллар төшерә башлады. Нәтиҗәсе, авылда халык урамга чыкмый, үзара аралашмый, кичләрен өйләрендә (телевизор каршында) утыра башлады.
Миңа калса, хәзерге вакытта телевизордан ардылар. Сериаллар бетте димим, ләкин, чыннан да, модасы чыкты бугай телевизор карауның. Шуңа халык янә уяна башлады кебек.
Әйе, компьютерлар да барлыкка килде, телефоны да. Авыл мәктәпләрендә укучылар да инстаграмда «личный блог» алып бара, я булмаса, үзен «публичная личность» дип билгеләп куя, сторислар төшерә, постлар куя, туры эфирлар алып бара. Уйлап-уйлап торам да, берзаман бит инстаграмнар, башкалар да туйдыра, ялыктыра башлар! Шул вакытта газета-журналлар, әдәби китаплар тагын да көтелгәнрәк, бәһалерәк товарга әйләнергә мөмкин!
Ничек уйлыйсыз?