Яңа уку елыннан ул барлык белем учакларында да булачак.
Психология һәм педагогика өлкәсендәге фәнни-методик федераль үзәк буллингка каршы программа булдыра. Яңа уку елыннан ул илнең барлык мәктәпләрендә дә кертеләчәк.
— Биш ел эчендә ясалган нәтиҗә буенча, белем бирү учреждениеләре өчен җитди системалы программа кирәклеге ачыкланды. Бүген бу программа төгәлләнү дәрәҗәсендә, — дип белдерә әлеге үзәкнең башкаручы директоры Елена Проничева.
Әзерләнүче программа балаларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә тәгаенләнгән. Апрельдән аерым мәктәпләрдә программаны сынап карау башланса, сентябрьдә ул илнең барлык белем учакларында да кертеләчәк.
Фото: Социаль челтәрләрдән.