Кичә Ишембай районының Верхотор авылында гражданнар җыены үтте.
Аны район һәм шәһәр хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов алып барды. 700дән артык кеше яшәгән Верхотордан җыенда иң актив булган 62 кеше катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш, идән астыннан ялган аракы сатып ятучыларга карата тиешле чаралар күрү. Бу проблема халыкны нык борчый һәм биредә шушындый кешеләргә карата анык чаралар күрүне таләп итәләр.
Авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Ольга Тетькова белдерүенчә, Верхоторда ялган аракы, көмешкә сатучылар бар һәм аларга карата моңа кадәр ниндидер чаралар күрелеп килгән. Җыенда исә участок инспекторы шушы эш белән шөгыльләнүчеләрнең исемнәрен атады һәм аларны ниләр көтәчәген белдерде. Беренчегә тотылучыларга штраф янаса, икенче тапкыр инде андыйларга карата җинаять эше ачылачак.
Фото: Ольга Вәлитова фотосы