Дөньядагы иң яхшы шашкачы Уфада яши! Бөтендөнья Шашка федерациясе планетаның иң яхшы йөз шашка остасы исемлеген тәкъдим итте. Рейтингның беренче баскычында - Уфа уенчысы Александр Георгиев. Спортчы 21нче тапкыр исемлектә беренче позициядә. Уфадан тагын бер уенчы - Айнур Шәйбәков - 23нче, Стәрлетамактан Муродулло Амриллаев - 36нчы, Ишембайдан Владимир Мильшин 82нче урыннарда. Хатын-кызлар арасында иң яхшы 100 уенчы исәбенә 9 русияле кергән. Аларның берсе - Ишембайдан Олеся Абдуллина. Үсмерләр рейтингында икенче урында уфалы - Даниил Ильин, унынчы баскычта — Тамерлан Әхмәров. Шашкачылар рейтингы өч айга бер яңартыла. Александр Георгиев 21тапкыр беренче булды! Фото: Социаль челтәрләрдән