Согуд Гарәбстанының Көнчыгыш провинциясендә король Абдулазиз исемендәге авиабазада “BAE Systems Hawk Mk 165 AJT” укыту-хәрби самолеты тәкъдим ителде. Бу - корольлектә җыелган беренче самолет.
Тантанада шаһзадә һәм оборона министры Мөхәммәд бин Сәлмән катнашты.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Согуд Гарәбстанында җыелачак 22 данә “Hawk Mk 165 AJT” самолетын китерү турында килешүгә 2016 елның февралендә Бөек Британия компаниясе белән кул куелган.
Самолетларны җыю тулысынча король Абдулазиз исемендәге авиабазада гамәлгә ашырылачак. Субподрядчылар сыйфатында Согуд Гарәбстанының 25 компаниясе чыгыш ясый. Барлык 22 самолет та якындагы ике ел дәвамында җыелачак.
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан