Бүген "Башинформ" агентлыгында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың элекке җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьевның кулга алынуы төп тема булды. Бу хакта фикер алышырга әлеге министрлыкның бүгенге җитәкчесе Олег Полстовалов, "Бердәм Русия" партиясе төбәк бүлекчәсенең Башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров, билгеле блогер Владимир Кобзев һәм башкалар килгән иде.
Евгений Гурьевка карата вәкаләтләрен усал нияттә файдалану буенча җинаять эше кузгатылган. Ул дәүләт милкен законсыз таратуда шикләнелә. Атап әйткәндә, аның рөхсәте белән башкаладагы кыйммәтле җирләр шәхси фирмалар милкенә әйләндерелгән. Участокларның гомум мәйданы - 17 мең квадрат метр. Алар кадастр бәясеннән ике тапкыр кимрәк хакка сатылган. Законсыз гамәлләр нәтиҗәсендә дәүләт казнасы 27 миллион сум акчадан колак каккан. Шулай ук, Евгений Гурьевка дәүләт предприятиеләрен ясалма рәвештә банкротлаштыруда да шик белдерелгән. Алар