Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Раил Сарбаев кире кайта

2010 елга кадәр республика Премьер-министры вазыйфасын биләгән Раил Сарбаев Республика үсеше корпорациясенә җитәкчелек итәчәк, дип яза “Коммерсант-Уфа”.

Кайбер чыганакларга ярашлы, ул бүген үк эшли башларга тиеш.
“Бу карар республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның, соңгы конфликтка нокта куеп, бөтен көчле җитәкчеләр белән бергә эшләячәген белдерә, ә Сарбаевның нәтиҗәле эше шик тудырмый”, — дигән фикердә экспертлар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан