Уфаның җәмәгать транспортында турникетлар булмаячак. Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерде.
Әлеге тәкъдимне республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов керткән иде. Башкала халкы моңа катгый каршы чыкты. Республика җитәкчесе алар фикеренә колак салды.
Турникетлар урынына нәрсә булырга мөмкин? Уфаның җәмәгать транспортын нинди киләчәк көтә? Бүген "Башинформ" агентлыгында шул хакта сөйләшү булды. Кызганычка каршы, чарада әлеге дәүләт комитеты вәкилләре катнашмады. Тимур Мөхәммәтҗанов Мәскәүдә командировкада, шуңа ул бу җәһәттән үз фикерен җомгадан соң гына яңгырата алачак.
Блогер Владимир Кобзев фикеренчә, турникетлар - искелек калдыгы һәм коррупция өчен әзер схема. Ул башка юнәлештә эш итәргә, мәсәлән, турникетлар түгел, ә валидаторлар (электрон җайланма) урнаштырырга тәкъдим итте. Шул очракта зур автобусларда гына түгел, бәләкәйләрендә дә карта белән исәпләшергә мөмкин булачак.
Чарада, шулай ук, республика җитәкчесе белән турыдан-туры элемтә булганга һәм "Инцидент" системасы эшләгәнгә җәмәгатьчелек фикере вакытында ишетелде һәм турникетлар куюга акча сарыф итәсе булмады, дигән фикер яңгырады.
Фото: НТВ.ру