Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Илсөя Бәдретдинова: “Мин төчеләнә белмим! Ничек бар, шулай”

Илсөя Бәдретдинованың 1 апрельдә Кайбычта узасы концерты булмаган. «1 апрельдә буласы концерт булмый. Бу шаяру түгел», - дигән иде ул.

“Матбугат.ру” бу хакта тулырак җавап алган.
- Илсөя, "1 апрельдә Кайбычта буласы концерт булмый! Сәбәбе - яратмыйлар!" - дигән белдерү элеп куйган идең. Бер уйлап карасаң, бу сүзләрдә бик күп мәгънә ята.

- Бөтен артистларда да була ул. Тышка гына чыгармыйлар. Минеке турырак бит инде. Бер уйлап та йөрмим кебек. Үзеннән-үзе килеп чыга. Монда "по факту" карарга кирәк. Билетлар сатылмаган. Бик аз сатылган. "30 билет сатылды", - дигән хәбәр килде Кайбычтан. Ә төркемем 10 кешедән тора. Ут һәм тавыш аппаратурасы артында утыручы егетләрем. Без бит Казан концерты белән йөрибез. Ягъни тулы бер төркем белән килеп концерт куеп китәбез. Аның чыгымнары бик зур! Шуңа: "Әз кешегә килә алмыйбыз", - дип сөйләште концерт директорым Кайбыч мәдәният бүлеге мөдире белән.

Минем төчеләнеп, кемнәрдер кебек: "чирләдем бит әле, форс-мажор булды, гаиләмдә катлаулы хәл килеп чыкты", дип утырасым килми. Ничек бар, шулай яздым. Бөтен артистларның да башыннан узган әйбер ул. Кайбер районнарда кемнедер яраталар, ә кайберләрендә юк. Мондый резонанс китәр дип бер дә көтмәгән идем. Яратмыйлар, дип язганмын икән, халык начар дигән сүз түгел әле ул!

Тагын кабатлыйм. "По факту" барысы да. Билет алмаганнар, димәк, яратмыйлар. Моның бернәрсәсе дә юк. Бернинди үпкә дә булырга мөмкин түгел.

Фото: "Татар тудей" сайтыннан