Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Казахстан латиницага күчә

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев казах язуын латиницага күчерү турында белдерде, дип хәбәр итә «Sputnik Казахстан».

- Алфавит сайлау -- язу шаблонын сайлау гына түгел. Бүген Казахстан заманнан артта калмаска тиеш. Күрше илләр дә латин графикасын сайлады, дөньядагы мәгълүматның 90 проценты латин графикасында басыла. Билгеле булганча, кайда мәгълүмат, шунда фән һәм технология үсә. Казах телен латиницага күчерү - рухи модернизацияләүнең төп этапларының берсе, - дип белдерде ул.

2017 елның октябрендә Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев 2025 елга кадәр казах теле алфавитын латин графикасына этаплап күчерү турында указга кул куйган иде. Шул ук вакытта латин графикасында 32 хәрефтән торган казах теле алфавиты расланган, әмма анда апострофалар киң кулланыла.

Фото: "РИА Новости" сайтыннан.