Найти в Дзене
Саба таңнары

Шагыйрә Илмираны акладылар

19 мартта Сабада «Идел» җурналы, Язучылар берлеге яңа проектны гамәлгә ашырды – районыбызның нечкә хисле шагыйрәсе, «Мишә дулкыннары» берләшмәсе әгъзасы Илмира Гыймаеваның шигырьләренә карата «Әдәби суд» уздырды. Саба мәдәният йортының фойесында узган чарага шигърият сөючеләр күпләп җыелган иде.

Фото: Фәридә Вилданова
Фото: Фәридә Вилданова

Әдәби суд шулай ук нәкъ мәхкәмә тәртибе буенча башланып, казый ролендәге танылган язучы, Г.Тукай бүләге иясе Камил Кәримовны суд утырышчылары басып каршы алды. Судның сәркатибе – «Идел» жур­налының баш мөхәррире урынбасары Гөлүсә Закирова утырышчыларга Илмира Гыймаеваның “Апрель күген йолдыз каплаган» дип аталган шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган “җинаять эше“ тикшереләчәген игълан иткәч, дулкынлану тагын да артты. Хөкем процессы кануннар кушуы буенча, гаепләүче – танылган шагыйрь Рифат Сәлах чыгышыннан башланды. «Минем әйтәсе сүзләрем бик кискен булыр, чөнки гаепләүченең фикере нык һәм катгый булырга тиеш», – дип алдан ук кисәтеп куйды. Илмира Гыймаеваның «Идел» журналында басылган 11 шигыренең һәрберсен тирән итеп анализлап, кайбер шигырьләрдә проблема күтәрелеп, чишү юллары күрсәтелмәвен тәнкыйть­ләде. Авторга фәлсәфи шигырьләрне кыскарак язарга тәкъдим итте, шулай булмаганда фикер җебе югалачагын әйтте. «Гомер уза» дигән шигырьне дә тәнкыйть утына тотты. «Шигырь кешенең күңеленә ямь өстәргә тиеш. Картлык сүзе шигырь өчен камил сүз түгел. Шулай ук «Агыла» шигырендә кулланылган «акча» сүзе дә шигырь өчен отышсыз. Акча сүзен шигырьгә кертеп була, әмма бүтән мәгънәдә ачарга кирәк, һичьюгы байлык сүзе белән алыштыру зарур», – диде Рифат Сәлах. Гаепләүче Илмира Гыймаеваның шигырьләрен яхшы редактор белән төзәтү эшләрен алып барырга, матбугатка бастырганчы тәзәтергә дигән хөкем карары чыгаруны сорады. Казый гаепләүчене тыңлаганнан соң, танылган шагыйрьнең таләпләрне дә үз каланчасыннан куйганлыгын әйтеп узды. Алга таба яклаучыга сүз бирелеп, якташыбыз, танылган шагыйрә Гөл­зада Бәйрәмова Илмира Гыймаева иҗа­тына үзенең уңай бәяләмәсен бирде, гаеп­ләүче белән килешмәвен әйтте. Казый бу очракта да якташлыкның яклауга кагылышы булмасын дип кисәтте. «Илмираның шигырьләре шаблонга корылмаган, үз формасы булуы – ша­гыйрәнең яңа табышы. Авторның шигъ­риятендә мин үзем теләгән әйберне күрә алдым: аның беренчесе – образлы язу, икенчесе – фикер ти­рәнлеге. Шигърияттә төп таләп менә шулар. Болар икесе дә авторда бар. Илмираның һәр сурәтләмәсе рәссам ясаган картина булып күз алдына килә. «Һәр адымым – үзе бер дөнья» – мин бу сүзләрне дә авторның уңышы дип са­ныйм. Шуңа да мин шигърияткә үз сүзе, үз фикере булган, кыю адымлы шагыйрә килә дип әйтә алам. Ул каләмен төрле жанрларда сынавы белән дә үзенчәлекле. Шигърияттә үзеңнең лаек­лы урыныңны табарсың дип уйлыйм», – дип ышанычын белдерде яклаучы Гөлзада Бәйрәмова.

Гаепләүче ягыннан шаһит – шагыйрь Марат Закир да Рифат Сәлах фикерләрен куәтләп, гаепләнүченең шигырьләрен шомарту кирәклеген әйтте. Шигырьләрнең адреслы булырга тиешлегенә басым ясады. Аның фикеренчә, «Таулар» ши­гырендә кайсы тау турында сүз баруы аңлашылмый. «Без бүген 11 шигырегезгә генә анализ ясадык. Иҗатыгызны кыенсынмыйча шигърият остаханәсенә алып килегез. Безнең тәнкыйтьләрне дөрес кабул итәрсез, алга таба иҗади үсешегез өчен нигез булыр»,– дип уйлыйм диде Марат Закир.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова Илмира Гыймаеваның шигьриятен, ягъни хатын-кызны аңлау өчен гаепләүченең дә хатын-кыз булуы отышлырак булгандыр дигән фикерен белдерде. Ләйсән ханымның гади шигырь укучылар авторның иҗатын бик яратып укуларын, шигырьләрне редакцияләгәндә авторның фикерләре үзгәрмәсме, ниндидер калыпка салынып, төссез шигырьләр булып калмасмы? – дигән соравына да казый борчылмаска ки­ңәш итте. Яклауны шаһит – «Мирас» журналының баш мөхәррире, танылган балалар язучысы Ләбиб Лерон дәвам итеп, һәр танылган шагыйрь язган шигырь дә алтын йомырка булмавын дәлилләүдән башлады. Күп очракта гаепләүчеләр фикерләре белән килешмәвен белдерде. Сез тәнкыйтьләгән «Картлык» сүзендә бер хилафлык та күрмим. Ул – чынбарлык, картлык барыбызга да килә, сүзен үзгәртеп кенә аннан качып булмый. Шушы киңәшне дә истә чыгарырга ярамый, язгач, 1-2 ай шигырьгә кагылмаска кирәк, өстәл тартмасында ятып торсын. Матбугатка бирергә ашыгырга кирәк түгел. Вакыт узгач, кире алып, камилләштерү өчен шулай уңайлы була», – диде Ләбиб Лерон. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова Илмира Гыймаевның иҗатына мөкиббән булуын, әмма «Әдәби суд» дип аталган әлеге чараның исеме үзгәртелсә яхшы булыр иде, дигән фикерен җиткерде. Районыбызның танылган иҗатчылары Рөстәм Зарипов, Миннегөл Манихова, Фәнил Мәүлетов, Рәисә Имамиева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Илмира Гыймаева иҗаты турында матур фикерләрен җиткерделәр. Гаепләнүче Илмира Гыймаева әлеге чараның үзенең иҗади үсеше өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Мин үз иҗатыма һәрвакыт тәнкыйть белән карыйм. Мин шагыйрь түгел, каләм тибрәтүче. Әдәби судта катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. «Мишә дулкыннары» берләшмәсе иҗатымны тәкъдим итүе белән мин бик горурланам. Иҗатыма карата матур фикерләр әйттегез, үсешем өчен бу сүзләр бик кыйммәтле. Алга таба да үз өстемдә эшләячәкмен», – диде Илмира.

Фото: Фәридә Вилданова
Фото: Фәридә Вилданова

Әдәби суд үз эшен төгәлләп, казый Илмира Гыймаеваның шигырьләре татар әдә­биятын үстерүгә зур өлеш кертә дип исәпләргә, тулаем уңай бәяләнүе нигезендә, “җинаять эшен“ ябу турында хөкем карары чыгарды.

Фәридә Вилданова.

ФОТОРЕПОРТАЖ