Найти тему
Тюлячи Информ

Икеләтә бәйрәм узды

23 март көнне Шәтке урта мәктәбе спорт залында 1987-2009 елларда әлеге мәктәптә физкультура һәм тормыш нигезләре укытучысы булып эшләгән Гыйлемҗан Габделбәр улы Мингалиев истәлегенә хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары дәвам итте.

Анда Теләче, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Биектау һәм Шәтке район хакимияте командалары көч сынашты. 

-2

Бу көнне Шәтке авылы икеләтә бәйрәм рухы кичерде. Мәктәп ишегалдында авыл халкы, кунаклары өчен Нәүрүз  бәйрәме гөрләде. Бәйрәмгә  килгән халкының күңелен үзләренең матур җырлары белән мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре күрде.