20 нче мартта Үзәк мәдәният йортында “Ел укучысы – 2019” икенче муниципаль бәйгесе булып узды.
Әлеге конкурста 9 мәктәптән 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Конкурсантларга түбәндәге биремнәрне үтәргә туры килде: “Бу тормышта минем урыным” астында визит карточкасы, мастер-класс, “Тормыш юлына мин үзем белән нәрсә алам” дигән темага ораторлык осталыгы.
Барлык укучылар да “Җиңүче” исеменә лаеклы иде. Бәйге җиңүчесе булып Үзәк урта мәктәбе укучысы Алексеев Артур, 2 нче дәрәҗәдәге диплом лауреаты булып Олы Мәтәскә укучысы Насыйбуллина Динә, 3 нче дәрәҗәдәге диплом лауреаты булып Олы Мишә мәктәбе укучысы Шәрипов Динар танылды.
Барлык конкурсантларны да котлыйбыз!