20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында җыен булып узды. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин, Саба территориаль бүлеге ветеринария инспекциясе начальнигы Илгизәр Гарипов һәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллин катнашында узган җыенда сүз Олы Мәтәскә авылында шәхси хуҗалыкларда асралучы лейкозлы сыерларны суеп иткә озату кирәклеге турында барды.
Узган тикшерү вакытында биредә алтмышка якын сыерның егерме өче лейкоз чиренә уңай реакция биргән иде.
Әлеге адым белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге адымга лейкоз авыруын булдырмый калу һәм сыерларның баш саннарын арттыру максатынннан бара.