Бүген табигатьтә тулысы белән яз тантана итә. Табигый, яз җиттеме, авыл халкы төзү һәм төзекләндерү эшләренә керешә. Гадәттә, төзү һәм төзекләндерү эшләре язгы кояшлы көннәрдә түбә ябу, түбә алыштырудан башлана. Бу яктан, без - теләчелеләр, күршеләргә караганда, бәхетлерәк. Чөнки түбә калайлары һәм башка кирәк-яраклар җитештереп сатучы завод үзебездә бар. Кем әйтмешли, калай эзләп, Бохарага барасы юк. Һәм ул бер теләчелеләргә генә түгел, Казан арты районнарының барысы өчен дә эшли. Завод елдан-ел зурая, киңәя, һәм сатып алучыларның саны да, аларның ышанычы да арта.
Җаваплылыгы чикләнгән “Тюлячинские стальные профили” ширкәте карамагындагы әлеге заводта эшләүчеләр әүвәл төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алып барылачак объектның үлчәмнәрен алып, калайны үзләре ясап, кисеп, китереп үк бирәләр. Заказчы заказ биреп өенә кайтып җиткәнче, калайны китереп тә бирергә мөмкиннәр. Кыскасы, үзләренә бер шалтырату да җитә. Үзең белешкән осталар булмаганда да, түбә алыштыру өчен осталар да эзлисе юк, үзләре тәкъдим итәләр. Шунысы игътибарга лаек, әлеге завод бик уңайлы урында, СабаКазан юлында урнашкан, үзенә ерактан ук чакырып тора. Моннан бер ел элек янәшәдә генә калайның бик күп төрләре, төзелеш товарлары, инструментлар сатыла торган кибет ачып җибәрделәр. Заводка килсәң, калайлы гына түгел, кирәк-яраклы да булып кайтып китәргә була. Биредә юнь бәягә ил, дөньякүләм танылган фирмаларның товарлары сатуга куелган.
Физика законнары тәкърар иткәнчә, бу дөньяда бер генә әйбер дә юктан бар булмый. Теләче калай заводы да буш урында тумады. Аның учредительләре Айдар Хәсәншин белән Рәис Саттаров әүвәл Теләче авылының Ленин урамында арендага бина алып, төзелеш, көнкүреш материаллары һәм инструментлар белән сәүдә иттеләр.
- Эшли торгач, киңәю, эш юнәлешен үзгәртү кирәк булып чыкты. Бизнеста тик торырга ярамый. Халкыбыз мәкалендәгечә, һәрчак таш астыннан су йөрергә тиеш. Иң мөһиме - тик тормаска, һаман да алга барырга, укырга, өйрәнергә, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. 2012 елда районыбызның авыл имамнары, авыл җирлекләре башлыклары Чувашия Республикасының Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылында бер көнлек экскурсиядә булып кайттылар. Ул чактагы Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рәшит Йосыповның һәм районыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тәкъдиме белән әлеге данлыклы авылда мин дә булып кайттым. Анда бөтен кеше дә эшмәкәр дисәң һич хата булмас. Авыл халкының күпчелеге үз эше белән шөгыльләнә. Шәхсән үзем калай ясау цехын кызыксынып карадым. Сәфәрдән кайткач, партнерым Айдар Хәсәншин белән, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Лизинг-грант” дәүләт программасында катнашып, 1 миллион сум акча оттык һәм шуңа үзебезнең маяларны кушып, Липецк шәһәреннән калай бөгү станогы сатып алдык. Станокны урнаштыру һәм эшләтеп җибәрү өчен шул елны Саба-Казан юлы уңаенда ангар рәвешендә бина салдык. Түбә калайлары, теплицалар, профильләр, тимер материаллар ясап сата башладык. Бирегә товар сорап килгән кеше өй салырга ни кирәк, шуны табарга тиеш дигән максаттан чыгып эш итәбез, - дип үзләренең бизнеста оешу һәм аякка басу тарихы белән таныштырды мине учредительләрнең берсе Рәис Саттаров.
“Лизинг-грант” дәүләт программасы аша алган акчаны алар 2014 елда түләп бетерәләр. Хәзер аларның дүрт калай бөгү станогы бар. Яңа станокларга 2014, 2015, 2018 ел ларда ия булганнар. Башлангыч чорда заводта өч кеше эшләгән булса, хәзер биредә унбиш кеше эшли. Завод директоры Илнур Ахваров белдергәнчә, эшчеләргә, хезмәткәрләргә хезмәт хакы, аванс бирүдә, төрле фондларга түләүләр түләүдә бурычлары юк. Заводның техник базасы да көннән-көн ныгый бара. Бүген завод калай ташый торган ике йөк автомобиленә һәм ике трактор-үзтөягечкә ия. Биредә калай һәм башка төр товарлар өчен алдан түләп куярга һәм товарны ярты һәм берәр ел дәвамында складта саклап тотарга мөмкин. Шулай ук сатып алынган товар өчен кичектереп түләү мөмкинлеге дә бар.
ПАО “Почта-Банк” (Лицензия № 650) аша алты айга рәсмиләштерелгән кичектерүне өч айда түләсәң, калган өч ае өчен түләнми. Теләче калай заводы Череповец, Магнитогорск һәм Липецк шәһәрләрендә урнашкан металлургия комбинатлары белән эшли. Теләче калай заводы җиде төрле калай чыгара. Алар белән түбә дә ябып, койма да тотып, өйнең диварын да тышлап була. Килегез, заказ бирегез, үкенмәссез. Алар иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эшлиләр.
Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга үлчәм алучы Искәндәр Рәхмәтуллин белән Илдар Ахваровның телефон номерларын тәкъдим итәбез: 89274305693, 89274317140
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.
Автор фотолары.
Реклама хокукында