16 март көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” халык иҗаты сәнгать фестиваленең чираттагы концерты булып үтте.
Бу юлы мәртәбәле жюри һәм авылдашлары алдында Максабаш, Югары Кибәхуҗа авыллары яшьләре имтихан тотты. Әлеге җирлектә дә талантлы яшьләр барлыгын күреп күңел сөенде.
Аларның чыгышы “Наз” бию төркеме, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең яшьләр бию төркеме чыгышы белән чиратлаштырылып алып барылды.
Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында узган концерт турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.