15 марта көнне Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Хаҗиннур Хасанов үзенең туган көнен билгеләп узды.
Аны гомер бәйрәме белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов тәбрикләде. Ул дүртенче сыйныфны бетерүгә хезмәткә тотына. Ат җигеп басуда җир эшкәртә. Кичләрен иптәшләре белән ат көтүен көтә. Гомер буе хуҗалыкның төзелеш бригадасында эшли.
Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.