Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Балалар иминлеге хакына

13 март көнне район мәгариф бүлеге карамагындагы мәктәп автобусларына техник карау үткәрелде.

Әлеге чара елга ике тапкыр - язгы һәм көзге  айларда үткәрелә. Бу көнне  дә җиде төрдән, алтыш алты пункттан торган  категория буенча  мәктәп автобусларының техник яктан төзеклегенә бәя бирелде.
Тикшерү барышында аеруча тормоз системасының, яктырту җайланмаларының  һәм тәрәзә чистарткычларның төзеклеге игътибарга алынды. Моннан тыш, таулы урыннарда  тәгәрмәч астына  куела торган каршылыкларның, аптечка, янгын сүндерү  җайланмаларының булу-булмавына, запас ишекләрнең төзеклегенә зур әһәмият бирелде. Ачык типтагы “Таттехконтроль” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлеге техник-эксперты Илһам Гобәев,  район юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе инспекторы Ришат Нәзиров белән берлектә автобусларны бәяләп, энә күзеннән диярлек үткәреп, фикер-тәкъдимнәрен җиткереп бардылар. Алар игътибарыннан  бер генә пункт та читтә калмады.  Авария очрагында иске модель автомобильләрдә, тәрәзәләрдә авария резиналары, яңаларында тәрәзәне вату өчен чүкечләр кирәклеге дә әһәмиятле таләп -пунктларның берсе.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.