12 март көнне район мәдәният йортында “Без бергә” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә район мәктәпләреннән килгән иҗат коллективлары һәм укучылар иҗат үзәгенә йөрүче кызлар, егетләр катнашты.
Алар үзләрен “Хореография”, “Халык вокалы”, “ Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль”, “Сәнгатьле уку”, "Мода театры”, “Иҗадый гаилә” һәм “Театр иҗаты”номинацияләрендә сынап карады.
Өстәмә белем бирү педагоглары исә “Иҗат канатлары” дип исемләнгән номинациядә үзләренең җыр -биюгә осталыкларын күрсәтте. Фестивальдә катнашучылар яшь буенча ике төркемдә көч сынашты.
Аның беренчесе – 7-12 яшьлек кече төркем булса, икенчесе -13-17 яшьлек урта төркем иде.