Узган якшәмбедә Әбде, Шармыш һәм Ачы авылларында Май чабу (Масленница) бәйрәмнәре гөрләде.
Соңгысында үземә дә катнашырга, тәмле Май чабу коймагын авыз итәргә насыйп булды. Баксаң, бу авылларда Кышны озату, Язны каршы алу бәйрәмен атна буе бәйрәм итәләр икән. Шушы уңайдан алар бер-берсен чанада тартып, атлар җигеп, атна буе уйнаап-көлеп, җырлап -биеп бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ә 10 март көнне ачылылар Екатериновка һәм Теләче авыллары халкы бергәләп, уйнап, җырлап бәйрәм итәр өчен авыл клубы каршындагы мәйданга җыйналдылар. Урамдагы тамаша, берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәм турында тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укып белә аласыз.