Газинур Әхмәтҗанов
Бәхет.
Бәхет өчен кеше жиргә туа,
Барсы да аның үз кулында.
Язарга дип, кулга каләм алып,
Уйладым зур бәхет турында.
Минут саен сөйгэненне уйлап,
Син йөрэгем берүк түз генә.
Ашау - эчү күптән онытылды,
Йокы керми бер дә күземә.
Урамнарга чыгып аптырагач,
Син киләсен кебек күренә.
Хәзер түгел, мәктәп елларыннан,
Керден бит йөрәгем түренә
Басар өчен йөрәк ярсуларын,
Җир йөзендә берәр көч бармы?
Бергә булсак алга атлар идек,
Тотынышып кулга кулларны.
Йөрэгем тик бары сиңа ачык,
Гомерлеккә кереп кал шунда.
Яратуым өчен шуның кадәр,
Баш иямен синең каршында.
Алга барыр юллар бергә булсын,
Бүлеп яшик килгән бәхетне.
Кеше бит ул тик сөйгәне белән,
Тоеп яши жирдә бәхетне.
Омет.
Уземнеке барга шөкер әйтәм,
Читнеке кирәкми, мин алмыйм.
Бәхет тоеп, килгән бу дөньяда,
Бары биш ел гына булалдым.
Мәхәббәт ул яши йөрәкләрдә,
Түрдә анын хәрчак урыны,
Араларга әллә чит- ят керде,
Йөрәк сүнде, сөю корыды.
Кеше сүзе кеше утерә дип,
Белеп әйткән икән бу халык,
Нигә икән гайбәтчеләр йөри,
Аяк асларында буталып.
Табигатьнен дә үз законы бар,
Кояш батмый иртән тан атмыйю
Югалтсам да барыр юлларымда,
Беркемне дә болай яратмыйм.
Бергә чаклар безгэ рәхәт иде,
Икәү булдык , хәрчак бер бөтен.
Саклап калу өчен мәхәббәтне,
Алда бармы икән ометем?
Ометсез ул шайтан гына диләр,
Җиңик бергә, килсә каршылык.
Кеше жиргә бары тик бер килә,
Яшик әйдә, бергә кушылып.
Рәшидә.
Кай арада гомер узып киткән,
Илледән бит узды яше дә.
Тик йөрәгем картаюны белмәс,
Яннарымда булса Рәшидә.
Урманга дип кереп китә алмас,
Бүре түгел, качмас эше дә.
Бик сагынып сине,юлга чыксам,
Каршы алыр микән Рәшидә?
Бик сагынып сине көткән чакта,
Түгелгәндер бәлки, яше дә.
Мин бит сине гомерем буе көттем,
Сөеклем син минем, Рәшидә.
Тормыш булгач торле хәлләр була,
Татлысы да була,эче дә.
Йөрәгемә мәнгелек керден,
Шунда кал син, чыкма,Рәшидә.