Найти тему
Тюлячи Информ

Розалия- "Төп йорт килене"

Кичә, 7 март көнне, район мәдәният йортында районыбызның иң уңган-булган алды килене катнашында "Төп йорт килене" дип исемләнгән бәйге-тамаша узды.

Зур тәрбияви әһәмияткә ия чарада алар "Визитка", "Нәрсә ул бәхет?" сәнгать" һәм "Килен күчтәнәче" биремнәре буенча көч сынаштылар. Өч сәгатькә сузылган бәйге тамашада "Төп йорт килене" исеменә Олы Мишә авылыннан Розалия Мөхәммәтова лаек булды, Ямбулаттан Алисә Дәүләтшина -"Милли килен", Шәткедән Гөлгенә Мөхәммәтханова - "Сәнгать җанлы килен", Максабаш  Алинә Сөнгатуллина "Иң халыкчан килен", Айдар авылыннан Лилия Һәдиуллина- "Замана килене" Үзәктән Альбина Салихова -"Уңган килен" номинациясендә җиңүче булдылар.

Бәйге - тамашада катнаш - килен-ханымнарыбызны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән җюри рәисе Резидә Дәүлиева котлады. Аларның һәр кайсына Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10
-11