5 март көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку-семинар-уку үткәрелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов рәислегендә узган семинар-укуда сүз крестьян-фермер хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге, аларның ашлама һәм симәнә белән тәэмин итү аларны сатып алу һәм кайтарту , сатып алынган ашлама өчен субсидия алу тәртипләре турында барды. Семинар-укуның пленар өлеше Алан авылы мәдәният йортында алып барылса, практик өлеше җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең амбар хуҗалыгында узды.