ТР Эчке эшләр министрлыгының һәм ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең 2019нче елның 27 февралендә чыгарылган 144/79нче номерлы боерыгы нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлекчәсе һәм җәзаларны үтәтү инспекциясенең Арча муниципаль районара филиалы хезмәткәрләре 4-7 март көннәрендә «Шартлы рәвеш» дип исемләнгән оператив-профилактик операция уздыра.
Операциянең максаты - районда оператив хәлне тотрыкландыру һәм кабат җинаять эшләүгә юл куймау. Шушы уңайдан безнең районда яшәүче 29 кеше тикшерелергә һәм алар белән төрле профилактик чаралар үткәрелергә планлаштырыла.
Рөстәм Хафизов,
Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Арча
районара филиалының өлкән инспекторы.