Газинур Әхмәтҗанов
Яра.
Якыным юк хәзер ян- тирәмдә,
Булешергә йөрәк ярасын.
Ак кәгазьгә никтер шигырь итеп,
Килде аны сезгә язасым.
Кычкырасым килә, тавышым юк,
Ишетуче булса аз гына,
Сойгән кешемә дип бу юллар да,
Күз яшьләрем белән языла.
Юатырлык йөрәк яраларын,
Бу дөньяда бер көч бармы сон?
Искән жилләр алып китсен иде,
Борчуларнын жыеп барысын.
Әллә инде кайнар яшем тама,
Әллә ул иртәнге чык мы сон?
Йөрэгем дә никтер тынгы белми,
Кунелемнән бер дә чыкмыйсын.
Әле генә туган хислэрем дә,
Шигырь юлларында чагыла,
Алдап түгел, чын йөрэктән алар,
Сөеклемэ диеп языла.
Ялгышлыклар була, тормыш бит ул,
Ник соң алар синдә узмый соң?
Яратуны бәлки аңламыйсың,
Я йөрэген әллә бозмы соң?
Кайнар хисләр кипсә йөрәкләрдә,
Акрын гына ул да суыңыр.
Ялгап булмас озгэн жепләрне дә,
Вакыт килер, тик ул соң булыр.
Газинур Әхмәтҗанов Телэче.