Найти тему
Тюлячи Информ

Казан кунаклары Теләчедә

5 март көнне район хакимияте бинасында Татарстан Республикасы буенча Россиянең монополиягә каршы хезмәтнең Федераль идарә җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов район халкын кабул итте. Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкиленә договор төзү тәртибе, йөри торган машинага реклама щиты урнаштыру кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Ул сорауларның кайберләренә турыдан- туры  җавап бирде, кайберләрен тикшергәннән соң, җавап бирербез дип ышандырды.
ФАС, ягъни Монополиягә каршы федераль хезмәтнең эшчәнлеге күпкырлы: ул законнар үтәлешенә, хакимият органнарының эш-гамәлләренә, төрле предприятиеләр эшчәнлегенә контрольлек итә, килгән шикаятьләрне тикшерә.
 Шушы ук көнне Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән ачык  дәрес үткәрелде. Казан кунагы укучыларга ФАС турында сөйләде. Әлеге хезмәтнең нәрсә эшләгәнлеге хакында укучыларга сөйләделәр. Видеороликлар, презентацияләр Монополиягә каршы федераль эшчәнлеген яхшырак күз аларга ярдәм итте. Укучылар очрашу барышында  үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

-2

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.