Кешенең өч туе була дисәләр дә, “туй” сүзен ишеткәч никах туе күз алдына килә. Халкыбызның әйтем-мәкальләре дә күбрәк шушы – яшьлек туе хакында.
Халкыбыз мәкалендә: "Туйга барсаң, туеп бар, бала-чагаң куеп бар" диелсә дә, пәйгамбәребез (салләәллаһу галәйһи вә сәлләм) үз хәдисләрендә балаларны туйга алып барырга кушкан. Сөннәт буенча, бу - тәрбия алымы.
Күп вакыйгаларны тәрбия чарасы итеп була. Хәтта якыннарыбызның авыруы, үлеме кебек хәлләрне дә. Гәрчә, без мондый вакытта балаларны мөмкин кадәр ерак тотарга тырышабыз. Аларны саклыйбыз, дип уйлыйбыз. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.с.) авыруның хәлен белү, мәет күмү йолаларында балаларның да катнашуы мөһим икәнен әйткән. Бу хәлләрне дини дәресләр бирү чарасы итеп кулланып булуын аңлаткан. Авыру хәлен белергә барганда баланы үзең белән алу аның күңелендә миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре уята.
Шулай ук сөенечле вакыйгалар булганда кешеләргә, бигрәк тә туганнарыңа, дусларыңа, күршеләреңә котлау, тәбрикләү сүзләре әйтү күркәм гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.с.) балалар күңеленә бер-береңне котлау, тәбрикләү гадәтен кертергә омтылган.
Бездә туйларга бала ияртеп йөрү гадәте юк. Хупланмый да. Ә менә динебездә яңа өйләнешүчеләрне балаларның да котлавы хуплана. Шулай ук кайбер кешеләр туганнарына барырга уйласа, балаларын ияртмәскә тырыша. Кеше борчып йөрисе килми, диләр. Динебездә бу гамәл дә хата санала. Туганлык җепләрен саклау бик мөһим, шуңа балалар белән килү күпмедер мәшәкатьләү булса да, файдасы мәшәкатьтән зуррак, ди ислам галимнәре.
Туй хакындагы әйтем-мәкальләр
1. Туйга барсаң, туеп бар, бала-чагаң куеп бар
2. Туйга барсаң, туеп бар, шырт-портыңны куеп бар
3. Туйга барсаң, туеп бар, ата казың суеп бар
4. Туйга барсаң, туеп бар, алтын күзлек киеп бар
5. Туйга барсаң, туеп бар, туркы туның киеп бар
6. Туйга барсаң туеп бар, ашка барсаң ашап бар.
7. Туйның күрке уен да көлке
8. Биисе килмәгәнгә туй килешми
9. Туйда бии тукмак та
10. Якасыз тун булмас, үпкәсез туй булмас
11. Туйлаганга – туй, ясаганга – уй
12. Туй үпкәсез булмас
13. Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй
14. Алда булачак туй өчен хәзердән биеп торма
15. Киңәшле туй таркалмас
16. Туй дигәндә түмгәк тә тибрәнә
17. Туй кунак белән күркәм
18. Туй яме уен-көлке белән
19. Туйга дигәч, тугыз еллык хаста терелгән
20. Туйның булуыннан «була» дигәне күңелле
21. Аргы очта туй бар дип, бирге очта биегән
22. Миңа туй булсын, тамакка сый булсын
23. Өйдә авызын япмаган, туйда җырлар җыр тапмаган
24. Туем капкага җиткән, орчык-кабам кайда икән?
25. Туең узган, туның тузган