Шушы көннәрдә Мәскәүдә Ришат Төхвәтуллинның 30 яшьлегенә багышланган юбилей тамашасы узды. Татар җырчысының концерты башкаланың Crocus City Hall кебек затлы залында узуы, халыкның күпләп җыелуы Мәскәүдә татар моңына, җырына ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Гадәт буенча үзебезнең яктан концертка халык җәлеп итәргә тырыштык. Ришат Төхвәтуллин – татар эстрадасының яшь сандугачы, өмете. Башкортстанда туып үсеп, Татарстанда иҗат иткән егет чираттагы концертында татар һәм башкорт мәдәниятен берләштерде. Татарча җырлап кына калмады, тамашачы башкорт биюләре белән дә хозурланды. Концертка башкорт һәм Башкортстан кешеләре дә күп килгән иде. Шулай итеп Ришат Төхвәтуллин ике халыкны, ике республиканы рухи яктан берләштерде. Билгеле, тамаша бик яхшы узды. Концертның тулысынча татарча гына узуы милләттәшләребезгә аеруча хуш килде. Концерт барышында мине ике фикер уйландырды. Беренчесе – татар җырчыларына Элвин Грей мисалында фан-клублар оештырырга кирәк. Бигрәк тә, Татарстаннан читтәге зур шәһәрләрдә. Б
Ришат Төхвәтуллин концерты яки җырчылар татар стратегиясендә зур урын тота ала
17 марта 201917 мар 2019
12
1 мин