23 февраль көнне,Шәтке авылында яшәүче Габдерәүф Гафур улы Гафуровка 90 яшь тулды.
Шушы уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хаты тапшырылды. Аны юбилярга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тапшырды һәм котлау сүзләрен җиткерделәр. Тантананы мизгелдә Габдерәүф аганың балалары, оныклары катнашты.